Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Яшьләр үзәгендә капиталь ремонт башланды

Быел республиканың алты яшьләр үзәгендә, шул исәптән Лениногорскидагы үзәктә дә капиталь ремонт эшләре үткәреләчәк. Безнең шәһәрдәге үзәктә ремонтлау эшенә керештеләр дә.


Лениногорскида 2020 ел башында “ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә яшьләр үзәге” учреждениесе эшчәнлеген башлап җибәрде. Үзәккә Кошевой урамы, 28нче йорт адресы буенча элеккеге балалар бакчасы бинасы бирелде. Бина тышкы яктан гына зур кебек күренә, эчке якта яшьләр белән эшләү өчен урын кысанрак булган. Ремонттан соң юнәлешләр дә ачылачак.
-    Ремонт Татарстан Республикасында яшьләр үзәген реновацияләү программасы кысаларында үткәреләчәк. Әлеге программа берничә ел эшли, - дип сөйли Яшьләр үзәге директоры Елена Демакина. -  Без бу программага керүебезгә бик шат. Ремонттан соң яңартылган бинада 19 юнәлеш буенча мәйданчыклар оештырылачак. Төрле яшьтәге, төрле кызыксынулары булган яшьләр өчен мөмкинлекләр тудырылачак. Креатив коммуникацияләр зонасы, медиа зона, яшьләр кафесы, музыка студиясе, команда уеннары өчен бүлмә – болар барысы да яңача, заманча булачак, иң мөһиме – яшьләргә ошар, дип уйлыйбыз, - ди Елена Демакина, ремонт барышы белән таныштырып йөргәндә.

Капиталь ремонт барышында бинаның фасады, түбәсе, керү-чыгу өлешләре, инженерлык коммуникацияләре, санузеллар үзгәреш кичерәчәк, тәрәзәләр алыштырылачак.

 Бүгенге көндә Яшьләр үзәгендә эшләр кайный. Проект буенча үзәктә театраль студия, медиа-үзәк, сәнгать студиясе, кече актлар залы, командалар, төркемнәр белән эшләү өчен мәйданчык – коворкинг зонасы, чаралар, күргәзмәләр, форумнар үткәрү залы, кечкенәрәк яшьтәге балалар өчен зона булдыру күздә тотыла. Үзәкнең килеп керү өлешендәге ике кечкенә бүлмәне сүтеп, холлны киңәйткәннәр. Мини-кафе өчен дә урын булачак, аннан террасага чыгу юлы да ясалачак.

Ремонт эшләре 2023 елда төгәлләнергә тиеш.

 

Язма тулысынча "Заман сулышы"нда басылды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр үзәге Молодежный центр Лениногорск МЦ