Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида җырчы Әнвәр Нургалиев бик матур концерт куйды (ФОТОЛАР)

Мәдәният сараенда популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның өр-яңа концерты гөрләп үтте. Аның безнең шәһәргә икенче тапкыр килүе.

 Бу юлы ул тугры тамашачысына иҗатташ дуслары белән  “Бәхет сере” исемле эчтәлекле концерт программасын тәкъдим итте.

Туп-тулы зал, көчле алкышлар, чәчәкләр - халык мәхәббәтенең иң зур күрсәткече. Аның җырлавына  кушылып җырладылар, хәтта биеп тә утырды тамашачы. Әнвәр Нургалиев   иҗатын хөрмәт итеп килгән җыр-моң сәюче дусларына  чиксез рәхмәтен белдерде. 

- Сезнең белән шундый рәхәт булды бүген. Тавышым белән түгел, бөтен күңелем белән җырладым, - диде ул  хисләре белән уртаклашып.

Тамашачыга килгәндә,  яшь тамашачыга дүрт яшь иде. Аның исеме Зәринә. Әнисе Резеда әйтүенчә, бу көнне  алар кызы белән ике ай зарыгып көткәннәр. Концерттан соң   җырчы белән фотосессия булды. Кайберәүләрен безнең сайттан да кереп карый аласыз.

Зилә Мөдәррисова тексты һәм фотолары.

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев