Лениногорскида юлларны ремонтлау турында сөйләштеләр
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида юлларны ремонтлау турында сөйләштеләр

Шәһәрнең  транспорт инфраструктурасы үсеше буенча киңәшмә узды. Юллар төзелеше, аерым алганда, Степная урамы ремонты  турында сөйләштеләр.

 

Киңәшмәдә шул урамдагы инженерлык һәм коммуникацияләр челтәрен күчерү, төзелеш сроклары турында сүз булды. Бу хакта муниципаль район порталы сайты хәбәр итә.

pixabay.com/ фотосы


Нет комментариев