Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидагы "Олимпия резервы" спорт мәктәбенә Мактау грамотасы һәм сертификат тапшырылды

Узган атнада республика чаңгы һәм биатлон Федерациясе коллегиясе үзенең утырышын, сезонны йомгаклауга гына түгел, киләсесенә әзерлеккә дә багышлады, дип хәбәр итә "Олимпия резервы" спорт мәктәбе.

 

 Утырышта Бөтенроссия чаңгы Федерациясе Президенты Елена Вяльбе, Татарстан чаңгы Федерациясе Президенты Илшат Фәрдиев катнашты. 

Коллегиядә Лениногорск ” Олимпия резервлары” мәктәбе  чаңгы спортының республика һәм ил буенча да алдынгы урында булуына да басым ясалды. Лениногорскида әлеге төр спортны тагы да үстерүгә кагылышлы сораулар каралды.

Безнең шәһәребездәге чаңгы спорты мәктәбенең  нык нигезле булуы, көчле спортчылар әзерләве билгеләп үтелде. “Олимпия резервы” мәктәбе директоры Андрей Федорук та коллегия утырышында катнашты. Сезонны уңышлы йомгаклау уңаеннан Лениногорск спорт мәктәбенә Елена Вяльбе мактау грамотасы тапшырды.  Киләсе  сезонга  чаңгыларны хәстәрләп кую өчен  парафин һәм майлар алырга 20000 сумлык сертификат  та тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев