Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидагы Подлесный балалар бакчасы капиталь ремонтланачак

Быел Лениногорск шәһәре һәм районында дүрт балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Республиканың белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына 6нчы, 17нче, 23нче һәм Подлесный балалар бакчасы керде.


Подлесный бистәсендә бүген балалар бакчасы ябык. Анда капиталь ремонт эшләре башланырга тора. Әлеге бинаның нинди хәлдә икәнлеген биредә эшләүчеләр дә, йөргән балаларның әти-әниләре дә бик яхшы белә.

Балалар бакчасы янәшә торучы ике бинадан тора. Алар 1960 һәм 1963 елларда торак йорт буларак төзелгән булганнар. 1965 елда биредә балалар бакчасы ачыла.

Бер бинада ашханә һәм яшь ярымнан алып дүрт яшькә кадәрге балалар төркеме, икенчесендә бакча мөдире бүлмәсе, методист кабинеты, татар теле кабинеты, йокы бүлмәсе һәм дүрттән алып җиде яшькә кадәрге балалар төркеме урнашкан. Ремонтка ябылганчы, бакчага 27 бала йөргән.

-    Бакча эшли башлаган елларда анда 53-57 бала йөргән. Хәзер, әлбәттә, кимрәк. Ләкин бакча монда бик кирәк. Һәркемнең дә балаларын шәһәргә йөртү мөмкинлеге юк. Аннары биредә яңа бистә, йортлар күп төзелә, яшь гаиләләр артып килә. Шуңа күрә балалалар да күбәер, бакчага да сорау булыр. Әлбәттә, яңа бина төзү әйбәтрәк булыр иде, ләкин андый мөмкинлек юк. Көтелгән ремонтка да без бик шат. Эшләр тәмамланганнан соң балаларга һәм барлык хезмәткәрләргә дә барлык тиешле шартлар тудырылачак, – ди Подлесный балалалар бакчасы мөдире Гөлия Юнусова.

Балалар бакчасы инде бик күп еллар ремонт таләп итә иде. Идәннәр салкын, инженерлык коммуникацияләре искергән, канализация исе килеп торган, керә торган ишекләр бик таушалган хәлдә булган. Шуңа да карамастан, балалар бакчага йөреп торган.

 

Тулысынча "Заман сулышы" газетында

Гөлназ Хәйретдинова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев