Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига татар блогерлары килә

12 августтан башлап татар блогерлары Ринат Галиәхмәтов белән Илназ Габидуллин республика буенча блог турга чыга. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

 

Блогерлар социаль челтәрләр һәм татар телле контент белән популярлык казану ысуллары турында сөйләячәк. Инстаблогерлар белән очрашу темасының берсе заманча татарларга, аларның тормышына һәм традицияләренә, заманча мәдәнияткә һәм миллилеккә багышланган #БикЯхшы бәйгесе булачак.

Очрашуларда Ринат Галиәхмәтов (Tatar__malay) белән Илназ Габидуллин (Кызык-мызык) социаль челтәрләдә үз аккаунтларын популярлаштыру тәҗрибәсе, тискәре сүзләргә каршы көрәш, комментарийларда “троллинг”лар һәм аудиторияне җәлеп итү ысуллары белән уртаклашачак.

 Лениногорскида очрашу 13 августта, ЗАГС бүлегендә 14 сәгать 30 минутта булачак.

Фото: соц сети


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/11/169505/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев