Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945» китаплары килеп җитте (фотолар)

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945" китабын чыгарган.

 



Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана.

Бүген, 29 июньдә Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә әлеге тарихи әһәмияткә ия китапларны тапшыру тантанасы узды. Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илнур Шәрипов Лениногорскига шәхсән үзе килеп, китапларны тапшырды. Чарада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк катнашты. Владимир Васильевич китаплар өчен зур рәхмәтен җиткерде. Лениногорск истәлеге итеп шәһәр күренеше ясалган картина бүләк итте.

Казаннан килгән кунак – Илнур Шәрипов әйтүенчә,  аналитик материаллар белән беррәттән, китапта беренчел чыганакларга да әһәмиятле урын бирелгән. “Архив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары белән тулы визуаль рәт тәкъдим ителгән. Хәтер китабында сугыш елларында ветераннарыбызның армый-талмый хезмәт итүләре турындагы шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия», - диде Илнур Газиҗанович.

«Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945» китапларын 11 шәһәр мәктәбе, 4 авыл мәктәбе, политехник колледж, нефть техникумы, музыка-рәсем сәнгате педагогия колледжы һәм Үзәк китапханә алды.

-    Истәлекле елда, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын каршы алган көннәрдә безгә әлеге китапларны кабул итеп алу зур әһәмияткә ия. Китапханә фонды тагын да бай мирас белән тулыланды. Китаплар үзенең лаеклы урынын алыр һәм, әлбәттә, укучысын табар, - диде үзәкләштерелгән китапханә челтәре директоры Ландыш Хәйруллина.

Истәлекле китап яңартылган уку-укыту программаларын һәм факультатив дәресләр планнарын төзү, Татарстанның урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булачак. Китап басмасы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан хупланган.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X