Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 флагы килде (Фотолар)

Бүген лениногорскилылар WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 флагын кабул иттеләр.

Лениногорск муниципаль районда флагны хөрмәтләү тантанасы шәһәребезнең “Юбилейный”  паркында узды. Флагларны әлеге эстафетаны оештыру комитеты алып килде. Кунакларны район  башлыгы Рәгать Хөсәенов, нефть техникумы директоры Игорь Врублевский сәламләде. Район башлыгы WorldSkills Kazan 2019 флагына Лениногорск  гербын теркәде. Оештыру комитеты тарафыннан аңа чемпионат флаглары эстафетасында катнашучы сертификаты тапшырылды.

Чараны ачып, теләкләрен җиткергәннән соң Рәгать Галиагзамович  VII “Яшь һөнәрчеләр” (WorldSkills Russia) Милли  чемпионатында катнашкан музыка педагогика колледжы студенты Софья Синкевич, аны  әзерләүче педагогы  Ирина Андреевнага һәм шәһәребезнең нефть техникумы студентлары Дмитрий Гурьянов, Антон Шпаковский, Роберт Ганиев,   Дамир Мурадымовка  муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.  

Күптән түгел Казанда  үздырылган VII “Яшь һөнәрчеләр” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы ябылу тантанасы кысаларында, Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фатихаларын биреп, юлга озатканнар иде. Флаг республика районнары буенча  сәяхәт иткәннән соң,  соңгы тукталышы  Казанда WorldSkills стандартлар нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче Дөнья чемпиоанты ачылышында тәмамланачак.

Зилә Мөдәррисова тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев