Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига “Ярдәм янәшә” азык-төлек тартмаларының икенче партиясе кайтты (фотолар)

“Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында Татарстанда 55 мең мохтаҗ гаиләгә барлыгы 220 мең азык-төлек җыелмасы өләшенәчәк. 13 төрдән тупланган ризык җыелмалары ике ай дәвамында дүрт тапкыр биреләчәк.

 


Безнең районга әлеге тартмалар беренче тапкыр май башында кайткан иде.  Ул вакытта 1002 гаилә азык-төлек тартмасын алды. Бу юлы исә азык-төлек наборы 848 гаиләгә каралган.

Авыл җирлекләренә дә барып җитте әлеге тартмалар.

Исегезгә төшерәбез: тартмалар керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк, 8 яшьтән олырак балалары булган гаиләләр, шулай ук ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк категория кешеләр өчен каралган. Моннан тыш, азык-төлек җыелмасы аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга, опека һәм попечительлек вазыйфаларын бушлай башкаручы гаиләләргә тапшырыла.

 

Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1753724.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев