Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Диана "Автоледи-2020" республика конкурсында призлы урын яулады

Казанда «Автоледи-2020» республика конкурсы узды, безнең лениногорскилы Диана Закирҗанова өченче урын алды.


Машина йөртү осталыкларын күрсәтергә республиканың шәһәр һәм районнарыннан 56 гүзәл зат килгән иде.

Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, конкурсны үткәрү форматы үзгәртелде һәм финалда ярышларның 4 зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән автоледилар катнашты. Конкурс 3 этапта узды.Башта алар теоретик өлештә юл кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар.

Конкурсны Татарстан  буенча Эчке эшләр министрлыгының  ЮХИДИ идарәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе һәм Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте оештырды.

Аннары катлаулы күнегүләрне башкарганда автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр. Социаль реклама баннерлары һәм видеороликлар конкурсның өченче этабы иде.

Нәтиҗәдә , беренче урынны һәм «Автоледи-2020» мактаулы исемен Әлмәт районыннан Надежда Кнурова яулады. Мамадыштан Венера Юмагужина — икенче, Лениногорскидан Диана Закирҗанова өченче булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев