Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Елена Афанасьева котлаулар кабул итте (Фотолар)

Тыл хезмәтчәне Елена Павловна Афанасьеваны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.

Юбиляр тумышы белән Куйбышев өлкәсе, Назаровка авылыннан. Лениногорскига ул 1953 г. елда килә һәм егерме өч ел торак-коммуналь хуҗалыкта маляр булып эшли. Аннан соң пенсиягә кадәр шәһәребездәге бораулаучылар идарәсендә пешекче хезмәтен тырышып башкара.

Туган каныне уңаеннан Елена Павловнаны элекке эш урыныннан да хөрмәтләделәр. Администрация бүләген, 7 нче ТОС рәисе урынбасарының котлавын ветеран шатланып кабул итте. Россия Президенты Владимир Путинның персональ котлау хатына да күңеле булды.

Сеңелесе Анна Павловна бик матур шигырен татар телендә юллады. Эчтәлекле һәм җанлы шигъри юлларны тәкъдим итәбез.

Синең бүген туган көнең

Туган көн килеп торсын.

Туган көнне каршыларга

Исәнлек-саулык булсын.

 

90 яшең белән тәбрик итәм

Сеңелем тәбрик итте диярсең.

Ничек якын иткәнемне 

Шушы язмалардан белерсең.

 

Уен-муен түгел яшәүләре

Төрле вакыт була, төрле чак.

Гөмер көзләребез үтте инде

Хәзер безнең рәхәт чак.

 

Безгә Ходай гомер биргән

Үзебезгә кушкан яшәргә.

Саулыкны да нык бирсен Ходай

Йөз яшьләргә җитәргә.

 

Яшәгәндә ниләр генә булмый

Сыгылмадың, сынмадың.

Гомергә көчле рухлы булдың

Сабырлыкны җуймадың. 

Юбиляр Елена Павловна  шигырь авторы бертуган сеңелесе Анна белән.

Текст һәм фотолар: Зилә Мөдәррисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев