Подлесный бистәсендә урнашкан 1827нче сайлау участогына Воздвиженка, Югары һәм Түбән Каран, Дурасово, Восход, Савочкино авылларында яшәүчеләр керә.
Әлеге сайлау участогында 800дән артык тавыш бирүче исәпләнә.
Участокта санитар-эпидемиологик таләпләр күрелә. Сайлаучылар маскадан килә. Кергәндә тән температурасы үлчәнә.
Гүзәл Брагина сайлауга үз фикерен белдерергә килгән.
- Участокта чират юк, иркенләп кереп тавыш бирдем. Битлек, ручка бирделәр, кулларны антисептик белән эшкәртергә тәкъдим иттеләр. Тавыш бирүгә нибары 3-4 минут сарыф иттем. Оештыру яхшы дәрәҗәдә, ди ул.
Нет комментариев