Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы сорау бирә: Эшләүче пенсионерлар нишләп эштән китә?

Әгәр эшләүче пенсионер быелның ахырына кадәр эштән китмәсә, индексацияләрсез калачак икән, дигән сүзләр йөри. Бу дөресме? Маргарита Ильина, Лениногорск.

Әлеге сорауга пенсия фонды идарәсе Лениногорск бүлегенең пенсия билгеләү бүлеге начальнигы  Гөлназ Сираева җавап бирә.
-Әгәр пенсионер, мәсәлән, 2019 елның гыйнварында эштән китте, ди, аның пенсиясе февральдән индексацияләнә. Әгәр эштән февральдә туктаса, индексация мартта башкарыла, башка айларда да шул тәртиптә булачак. Бер кагыйдә үзгәрешсез кала: Эшләүче пенсионер үзенең хезмәт эшчәнлеген туктату белән, пенсия фонды аңа эшләү дәверендә тукталып торган барлык индексацияләрне исәпкә алып, исәп-хисап ясый. Аны ул эштән киткәннән соң тулы өч ай эчендә ала, эштән киткән айдан соңгы айда индексация суммасы өстәлә.
Эштән киткәннән соң пенсиясе индексацияләнгәч, пенсионер кабат эшкә урнашса,  ул ел буена арттырылган пенсия алачак.

Фото:https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев