Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Мисырга берничә ел бара алмаячак

9 ноябрьдә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәргән киңәшмәдә россиялеләрнең "Airbus-A321" һәлакәткә юлыккан Мисырга гына түгел, башка потенциаль куркыныч илләргә очуын тыю ихтималы турында фикер алышынган. Бу хакта "Коммерсантъ" газетасына мәгълүм булган. Басманың Россия дәүләт структураларындагы чыганаклары һәлакәтнең "Мисыр махсус хезмәтләре хыянәте" нәтиҗәсендә булу мөмкинлеген истән чыгармый. Дәүләт Думасында тыюны арттыру...

9 ноябрьдә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәргән киңәшмәдә россиялеләрнең "Airbus-A321" һәлакәткә юлыккан Мисырга гына түгел, башка потенциаль куркыныч илләргә очуын тыю ихтималы турында фикер алышынган.
Бу хакта "Коммерсантъ" газетасына мәгълүм булган. Басманың Россия дәүләт структураларындагы чыганаклары һәлакәтнең "Мисыр махсус хезмәтләре хыянәте" нәтиҗәсендә булу мөмкинлеген истән чыгармый. Дәүләт Думасында тыюны арттыру ихтималын дөрес дип атыйлар. Хәер, вице-премьер Аркадий Дворкович кичә, дүшәмбе көнне, Росия махсус хезмәтләреннән башка авиаюнәлешләр буенча "бернинди тәкъдимнәр дә" булмады, дип ассызыклаган.
Хыялларга бирелергә кирәкми: Россия туристлары Мисырга әйләнеп кайтсын өчен вакыт таләп ителәчәк һәм бу тиз генә булмаячак, дип белдергән Дмитрий Медведев. Мисырга турыдан-туры очышларны тыю ике-өч айдан артык дәвам иткән очракта, тармак килгән зыянны 200 млн долларга бәяли. Газета мәгълүматлары буенча, дәүләт әлегә 1 млрд сумнан да артык акча бүлә алмый.
Әмма басманың Хөкүмәт Аппаратындагы чыганагы: "Мисырга очышларга тыю кертелде, ул айларга гына түгел, елларга сузылачак", - дигән. Аның сүзләренчә, шундый ук тыюлар "башка илләргә карата" да кертелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Египет поездка в египет