Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар “Наше время – Безнең заман” фестивалендә призлы урыннар алды

9 - 10 октябрь аралыгында Әлмәт шәһәрендә "Наше время - Безнең заман" эшләүче яшьләр иҗаты Республика телевизион фестиваленең зональ этабы үтте. Анда лениногорскилылар да катнашты. Хореография (соло) номинациясендә I урынны Регина Гиззатуллина яулады. "Сәнгатьле сүз" номинациясендә II урынга Раил Гиззатуллин лаек булды. III урын хореография номинациясендә "Лениногорскгаз" идарәсенең бию коллективына...

9 - 10 октябрь аралыгында Әлмәт шәһәрендә "Наше время - Безнең заман" эшләүче яшьләр иҗаты Республика телевизион фестиваленең зональ этабы үтте.


Анда лениногорскилылар да катнашты. Хореография (соло) номинациясендә I урынны Регина Гиззатуллина яулады.

"Сәнгатьле сүз" номинациясендә II урынга Раил Гиззатуллин лаек булды. III урын хореография номинациясендә "Лениногорскгаз" идарәсенең бию коллективына бирелде. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Алар, шулай ук, 28 - 29 октябрь көннәрендә Казан шәһәренең "Химиклар" Мәдәният йортында үтәчәк суперфиналга чакыру алды.

Лениногорск Мәдәният йорты
https://vk.com/id69475412 фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль наше время безнен заман наше время безнен заман