Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, супер Айны күрми калмагыз!

Бүген, 14 ноябрьдә, Айны Җир шарына мөмкин булган иң якын ноктада күреп булачак. Суперлуние дип аталган әлеге күренешне соңгы тапкыр 70 ел элек күзәтеп булган. Тулган ай вакытында аерым бер кешеләргә лунатизм күренеше хас, бу чорда үз-үзенә кул салучылар күбәя, дип санала. Суперлуние исә тагын да җитдирәк тайпылышларга китермәсме? Суперлуние...

Бүген, 14 ноябрьдә, Айны Җир шарына мөмкин булган иң якын ноктада күреп булачак. Суперлуние дип аталган әлеге күренешне соңгы тапкыр 70 ел элек күзәтеп булган. Тулган ай вакытында аерым бер кешеләргә лунатизм күренеше хас, бу чорда үз-үзенә кул салучылар күбәя, дип санала. Суперлуние исә тагын да җитдирәк тайпылышларга китермәсме?


Суперлуние - ул, Википедия биргән аңлатма буенча, Тулган ай яки Яңа туган айның перигей белән, ягъни Ай һәм Җир иң якынайган вакытына туры килүе. Бу сирәк күренеш түгел үзе. Елына бер тапкыр мондый хәлне һәрберебез күзәтә ала. Әйтик, 2014 елның 9 сентябрендә тулган ай Җиргә якын булган, шулай ук быелның 16 октябрендә генә дә бу күренеш кабатланган. Ә узган елның 28 сентябрендәге суперлуние исә Җир шәүләсе айны тулысынча каплаган вакытка туры килгән.

Әмма Җир шары һәм Ай арасындагы ераклык иң кечкенә булып, бу чорда тулган ай күзәтелү шактый сирәк күренеш. Бүген Ай гадәттәгедән 30 километрга якынрак - Җирдән 356 511,8 километр ераклыкта урнашачак. Планеталарның бу кадәр якынаюы соңгы тапкыр 1948 елның 26 гыйнварында булган. Киләсесе 2034 елның 25 ноябрендә генә кабатланачак, дип исәпләп чыгарылган.

Астрономнар әлеге күренешкә кызыксынуны гомумән аңламый.

Бу бары тик кызыклы термин гына. Айны күзәтүләр меңнәрчә ел дәвам итә. Әмма суперлуние турында сөйләшүләр соңгы елларда гына барлыкка килде. Ай Җир шарына якыная, димәк, бераз зуррак һәм яктырак күренә. Әмма әлеге аерманы ике айны күктә бер үк вакытта күреп чагыштырган очракта гына сизәргә була, - ди КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Георгий Жуков.

Бүген Айга иң якын булучылар - Тын океаны уртасындагы диңгезчеләр, бу нокта өстеннән оча торган самолетлар пассажирлары һәм экипажы. Җирдәгеләр арасында, төнге күк җисемен иң якында күрү бәхете, Гавай утрауларында яшәүчеләргә елмаячак.

Татарстанлылар тулган айны бүген 17.00 сәгатьтә күрә алачак. Җиргә иң якын вакыты ярты сәгатьтән соң гына булачак үзе. Әмма нәкъ менә айның горизонттан күтәрелә башлаган мизгелләрендә ул күз карашы өчен иң якында кебек күренәчәк. Аяз булса, айның алсу төскә керү ихтималы да бар әле.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев