Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, 100 яшькә җитәсегез киләме?

Килсә, татлы ризыкларга өстенлек бирегез. Әллә сез һаман алар авырлыкны арттыра һәм гомерне кыскарта дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз.

Ышанмасагыз, 100 яшьлек инглиз Лесли Хейменны тыңлап карагыз. Ул бервакытта да торт-пирожныйлардан баш тартмаган. Икенче Бөтендөнья сугышында гына авыргарак туры килгән. Бу елларда ул ике тапкыр: Италиядә Этна вулканы аткан вакытта һәм танкын немец солдатлары яндырганнан соң үлемнән калган. Әйткәндәй, бөтен экипаждан ул берүзе генә исән калган.

Туган ягына кайткач, сыйлануын дәвам иткән. Туганнары аның 100 яшькә кадәр җитүенә яхшы аппетиты сәбәпче, дигән фикердә.

Әлбәттә, ул актив тормыш рәвеше алып бара, һаман да бакчада эшли. Иң яраткан ризыклары алма пирогы, бисквит һәм шоколад торты икән.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X