Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, акчага мөнәсәбәтегез нинди? (тест)

Үзегезне сынап карагыз


1 млн. Сум акча отсагыз...
А. Туздырам (0).
Б. Бер өлешен тотам, калганын банкка салам (1).
В.  Милек алам (2). 


Танышыгыз кисәк баеса...
А. Әҗәткә акча алыр кешем бар, дип сөенәм (0).
Б. Ара суынырдыр (1).
В.  Нык көнләшәм. (2). 


Кайсысы белән килешәсез?
А. “Акыллы  кеше акчасын башында саклый(1).
Б. “Акча эшләү кыйммәт” (0).
В.  “Акчалы кешенең эчке дөньясы бай булмый” (2).


“Сдача”ны саныйсызмы?
А. Санамыйм (0).
Б. Кайчакта исәплим (1).
В. Гел саныйм (2).


Акча җыю өчен нишләргә?
А. Азрак туздырырга(1).
Б. Әҗәткә алырга(0).
В.арттырырга (2).


Туган көнегезгә кыйммәтле бүләк ясадылар, ди.
А. Юкка түгел бу(1).
Б. Уңайсызланам(1).
В.Рәхәтлек кичерәм (0).


Әҗәткә акча алучы аны кайтарырга ашыкмый.Нишлисез?
А. Биргәнен көтәм (0).
Б. Исенә төшерәм (1).
В. Таләп итәм (2).


Җирдәге акчаны аласызмы?
А.Кәефкә карап (1).
Б. Юк.(0).
В. Әйе.(2).


Акча хакында сөйләшәсезме?
А. Әйе. (2).
Б. Юк.(0).
В. Эш буенча гына (1).


Биржа яңалыклары белән кызыксынасызмы?
А. Әйе. (2).
Б. Нәрсә икәнен белмим (0).
В. Бик кирәк булса гына (1).


17-20 балл. Акчага артык җитди карыйсыз, тормышыгызның мәгънәсе итәсез. Бай, рәхәт яшәү, уңышка ирешү өчен кулыгыздан килгәннең барысын да эшлисез. Бу яхшы, әмма дөньядагы бөтен акчаны эшләп бетереп булмавын онытасыз, “акча корты”на  әйләнәсез.


11-16 балл. Акча табу өчен күп көч куясыз, моңа омтылышыгыз бар. Берәр әйбер алырга планлаштырсагыз, тырышасыз. Акча дип, үз сәламәтлегегез турында гына онытмагыз.


4-10 балл. Акчаны эшли дә, тота да беләсез. Рәхәт яшисез.


0-3 балл. Акчаны теләсә ничек туздырасыз. Мондый кеше акча җыя белми, билгеле. Әҗәттән, кредитка чумудан да курыкмыйсыз.Тапкан малыгызның 10-15%ын җыярга өйрәнегез. 

"Ирек мәйданы"ннан

фото:pixabay.com


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев