Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен эш урыннары ярминкәсе үтте

Лениногорск Мәшгульлек үзәге, Инвалидлар декадасы кысаларында, Лениногорск политехник колледжында вакансияләр ярминкәсе уздырды, ул шулай ук физик мөмкинлеге чиклеләр өчен дә булды.

 

Ярминкәдә 13 предприятие-оешма катнашты. Ярминкәгә 139 кеше килде, 27 граждан – физик мөмкинлеге чиклеләр иде.

Эш эзләүчеләргә 89 эш урынында 45 вакансия тәкъдим ителде. Тулы мәгълүмат бирелде, мәсәлән, вахта, эш графигы, хезмәт хакы, эш шартлары, медицина күзәтүе узу.

Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: баш бухгалтер, төрле белгечлек буенча табиблар, инженер-технолог, кадрлар белгече, шоферлар, аш пешерүчеләр, официантлар, токарьлар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, санитаркалар һәм башкалар.

Ярминкәгә килүчеләр Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә булган вакансияләр һәм «Работа в России» порталы белән таныштылар.

Эш эзләүчеләр өчен тулы мәгълүматны 5-24-77, 5-58-94 телефоннары буенча алырга мөмкин.

 

Мәшгульлек үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев