Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар - “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы” бәйгесе номинантлары

12 февральдә Бөгелмә шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зональ этабы узды.



Бөгелмә шәһәренең Яшьләр Сараенда узган конкурска барлыгы  8 районнан катнашучылар килгән иде. Болар Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Сарман, Ютазы һәм Лениногорск районнарыннан – барлыгы 52 кеше.

Барлык катнашучыларны ТРсы иҗтимагый палатасы һәм “Татарстан хатын-кызлары” региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәмәтов сәламләделәр.

Традицион рәвештә, конкурста 10 номинация каралган иде.  Лениногорск районы данын бәйгедә алты кеше яклады.

“Өченче яшь героинясы” номинациясендә Бөек Ватан сугышында Ленинград шәһәре блокадасын кичергән Вера Вуколова җиңде.

“”Ялтау” агрофирмасы директоры урынбасары Мария Альберт “Минем язмыш – минем һөнәр” номинациясендә уңышка иреште. 

Мәдәният сараеның кино-видео хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Липатова “Хатын кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясенә ия булды.  

11нче гимназия директоры Флёра Хайбрахманова “Хатын-кыз - лидер” номинациясендә дипломант булды, ә Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова әлеге номинациядә җинү яулады.

“Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк” номинациясенә “Страж” сак предприятиесе генераль директоры Мансур Гыйльморадов ия булды.

Барлыгы 26 лауреат билгеләнде. Җинүче һәм катнашучылар чәчәк бәйләмнәре, истәлекле сувенилар белән бүләкләнде.

Җиңүче дипломнарына ия булган Вера Вуколова һәм Миләүшә Идиятова конкурсның финалында катнашачак. Ул Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда, ТР Президенты Рөстәм  Миңнеханов катнашында узачак.

 

Фотолар: Мәдәният сараеннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X