Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар ГТО нормалары тапшырды

Шәһәрнең “Юность” спорт комплексы тирында һәм 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең манежында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең I этабы узды.


ГТО комплексы төрле яшь төркемнәрен (6 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк) “Хезмәткә һәм оборонага әзер” билгесенә туры килә торган өч дәрәҗә буенча билгеләнгән норматив таләпләрнең үтәүгә әзерләүне һәм турыдан-туры үтәлешен күздә тота.

Комплекс нормативларын 100 дән артык кеше үтәде: бу предприятие, оешма вәкилләре, мәктәп укучылары һәм шәһәрнең уку йортлары студентлары. Төрле яшьтәге катнашучылар үзләренең физик әзерлекләрен көч гимнастикасында тикшерделәр,  перекладинада күтәрелделәр, идәнгә ятып, кулларны бөкләү, урыннан ике аяк белән сикерү, аркада яткан урыннан 1 минут эчендә гәүдәне күтәрү, гимнастика эскәмиясендә аягүрә басып торудан алга авышу, шулай ук программага чаңгыда йөгерү керде. Ул “Россия чаңгы юлы” чарасында башкарылды.

Шулай ук “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексында катнашучыларның барысы да “Юность” спорт комплексы тирында пневматик винтовкадан ату буенча үз көчләрен сынап карадылар һәм үзләренең нәтиҗәләрен күрсәттеләр.

 

Яшьләр эшләре, спорт идарәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X