Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар "Җиңү диктанты" язды (ФОТОЛАР)

Бүген - 3 сентябрьдә «Бердәм Россия» сәяси партиясе башка иҗтимагый оешмалар белән берлектә Бөтенроссия тарихи диктант язу көнен оештырды.

 

 “Җиңү диктанты” дип аталган бу чара Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.  Чараның максаты - киң җәмәгатьчелекне  Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү, тарихи грамоталылыкны үстерүгә җәлеп итү  һәм яшьләргә «Тарихи хәтер» федераль партия проекты кысаларында патриотик тәрбия бирү.

Диктант язуны үткәрү мәйданчыгы булып шәһәрнең 7няе мәктәбе билгеләнде. Анда катнашу өчен әлеге мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә  яки диктантпобеды.рф сайтында теркәлеп, шулай ук “Җиңү диктанты” мобиль кушымтасына кереп ризалык белдерергә кирәк иде.

Тест формасында узачак акциядә Ватан сугышына кагылышлы  25 сорау тәкъдим ителде.

Теләүчеләрдән тыш, диктантны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин һәм администрация вәкилләре дә язды.

Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/1819221.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев