Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар игътибарына: 1 июльдән пенсияләр, социаль түләүләр "Мир" картасына гына күчерелә

1 июльдән пенсияләр һәм социаль түләүләр алу тәртибе үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Лениногорск Пенсия фонды идарәсе.

 

1 июльдән пенсияләр, ана капиталыннан айлык түләүләр һәм башка төр социаль түләүләр "Мир" түләү системасы картасына гына күчереләчәк. Банк картасыннан файдалана алмаган кешеләр өчен, акчалата яки гади банк исәп-хисап счетына түләүләр алу мөмкинлеге сакланачак.

Мондый таләп халыкара түләү системалары карталарына түләүләр алучыларга гына кагыла һәм түләүләрне кертемнәр (саклык кенәгәсенә), номиналь счет буенча яки почта белән китерүчеләргә, шулай ук Россиядән даими рәвештә читтә яшәүче Россия пенсиясе алучыларга кагыла. Алар өчен 1 июльдән берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр һәм социаль түләүләр элеккеге схема буенча китереләчәк.
Әгәр сезнең банк реквизитлары үзгәргән икән, счет үзгәрү турында Пенсия фондының яки дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында, шулай ук Пенсяи фондына килеп тә гариза калдырырга кирәк.

Алдан планлаштырылганча, пенсияләрне милли түләү системасына күчерү процессы узган елның 1 июленә кадәр тәмамланырга тиеш иде, аннары бу вакыт тагын берничә тапкыр озайтылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев