Якын көннәрдә үзәк район хастаханәсе стационарында капиталь ремонт көтелә,
дип хәбәр итә хастаханә үз инстаграм аккаунтында.
Шул уңайдан, 24 гыйнвардан
- кардиология бүлеге вакытлыча хирургия бүлеге территориясенә күченәчәк.
- эндокринология бүлеге вакытлыча травмотология бүлеге территориясенә күчәчәк.
Медсанчасть поликлиникасы бинасында да капиталь ремонт булачак. Шул уңайдан, 1 февральдән
- медсанчасть поликлиникасы медсанчасть стационарының 1нче һәм 2нче катларында урнашачак
- медсанчасть поликлиникасының тар (узкие) белгечләре үзәк район хастаханәсе (ЦРБ) поликлиникасына күчәчәк.
Вакытлыча булган уңайсызлыклар бераз түзәргә туры килә, хөрмәтле лениногорскилылар. Сабыр булыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз