Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, кавын-карбыз ашагыз!

Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен бик файдалы, организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарталар. 

Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Ул, шулай ук, иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, баш мие эшчәнлеген арттыра, хроник ялкынсынулы авыруларга каршы керәшә. Җимештә тимер күп. Төше цинкка бай.
Карбызда исә ашкайнату процессын җайга салучы клетчаткалар, җиңел эшкәртелә торган углеводлар, С, В1, В3, РР витаминнары, магний, калий, тимер, марганец, никель бар.

Карбызны бөер авырулары вакытында бәвел кудыручы чара буларак та кулланырга киңәш итәләр. Кабыгы баш өянәгеннән котылырга ярдәм итә. Моның өчен юеш ягын чигәгә куеп, 20-30 минут тоталар.

/kiziltan.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев