Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

 Лениногорскилылар, хисләрегезне контрольдә тота беләсезме?

Тест үтеп, үзегезне тикшереп карагыз.

1.    Максатыма ирешү өчен, әллә кемнәр булып кылана беләм. Әйе-1, юк-0.
2.    Сөйләшкәндә, дөреслегемне дәлилләү өчен. Әңгәмәдәшемнең сүзен бүләм. Әйе-1, юк-0.
3.    Кешене күралмасам, моны яшерә алмыйм. Әйе-1, юк-0.
4.    Кирәк булса, ачуымны тиз арада басам. Әйе-1, юк-0.
5.    Кайчак кына бер җырны көне буе көйләп йөрим һәм ул баштан һич чыкмый. Әйе-1, юк-0.
6.    Көләсем килсә, кайда булуыма карамастан кычкырып көләм. Әйе-1, юк-0.
7.    Җитәкчедән шелтә сүзе ишеткәч, эшләү кыен. Әйе-1, юк-0.
8.    Үз эшем белән уңайсыз шартларда да шөгыльләнә алам. Әйе-1, юк-0.
9.    Чит уйлар игътибарны тупларга комачаулый. Әйе-1, юк-0.
10.    Мине чыгырдан чыгару бик җиңел. Әйе-1, юк-0.
11.    Мин-азартлы кеше. Әйе-1, юк-0.
12.    Миндә актерлык осталыгы бар, диләр. Әйе-1, юк-0.
13.    Еш кына кешене кызганып, аның гозерен үтәүдән баш тарта алмыйм. Әйе-1, юк-0.
14.    Уйламаган гамәлләрне сирәк кылам. Әйе-1, юк-0.
15.    Төне буе йокламасам да, икенче көнне эшли алам. Әйе-1, юк-0.
16.    Әйберне кая куйганымны онытам. Әйе-1, юк-0.
17.    Ашыгыч булмаган эшләрне читкә куеп торам. Әйе-1, юк-0.
18.    Кызыксынучанлыгымны тыя алмыйм. Әйе-1, юк-0.
19.    Беркайчан да соңга калмыйм. Әйе-1, юк-0.
20.    Игътибарлык таләп итә торган эштән курыкмыйм. Әйе-1, юк-0.


0-4 балл. Сез-чиктән тыш сизгер һәм хисле кеше, хисләрегезне еш кына контрольдә  тота алмыйсыз. Бу холкыгызның бер үзенчәлеге һәм сезгә кызып китүчәнллегез белән көрәшү авыр. 


5-10 балл. Сезгә импульсивлык хас, уй-теләкләрегез дә алышынып тораю Әмма кискен чакларда үзегезне кулга ала беләсез.


11-16 балл. Сезгә хисси тотрыклык хас, ниди генә хәл булса да, үзегезне кулда тота беләсез. Бәхәс чыкмасын өчен, башкалар белән килешәсез, үз фикерегезне катгый рәвештә алга сөрмисез.


17-20 балл. Бик ачуыгыз килгән, ярсыган чакларда да үзегезне кулга аласыз, хисләрегезне күрсәтмисез. Бу башкалар өчен әйбәт,әмма зыянга булырга мөмкин. Чөнки ачуын эченә җыйган, хисләрен контрольдә тоткан кешеләр еш кына йөрәк-кан тамыры авыруларына дучар була. 

"Ирек мәйданы" газетыннан

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев