Якшәмбе көнне "Юбилейный" паркында Масленица бәйрәме узды.
8 марттан 14 мартка кадәр православие динендәгеләрнең Май чабу бәйрәме үткәрелә. Май чабуны бәйрәм итү йоласы кышны озату һәм язны каршылау белән бәйле.
Аны күңелле итеп билгеләп үтсәң, ел уңышлы һәм мул булыр дип санала.
Бәйрәм кунакларын мавыктыргыч программа көтә иде, анда театральләштерелгән тамаша, төрле конкурслар, уеннар, җырлар, биюләр булды. Мәйданда урнашкан сәүдә рәтләре коймак, пылау, камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән сыйлады.
Лениногорскилыларны һәм кунакларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Масленица - чын дуслык, хөрмәт һәм гореф-гадәтләрне олылау бәйрәме.
Соңыннан масленица карачкысын яндырдылар. Сынамыш буенча, әлеге карачкы белән бергә борчу-мәшәкатьләр, чирләр дә китә.
Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru




Нет комментариев