Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар наркоманиягә каршы

Халыкара наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Инна Кириченко шәһәр паркында акция уздырды.

 

Акциядә «Волонтер» үзәге катнашты. Алар халыкка наркоманиянең сәбәпләре, аның нәтиҗәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару кагыйдәләре турында мәгълүмат туплаган буклетлар тараттылар. Белгеч зарарлы гадәтнең корбаны булмас өчен кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде.

Акциядә катнашучылар теләсә нинди наркотик чараларын куллану сәламәтлеккә начар тәэсир итә һәм кешеләрнең язмышларын җимерә, дип йомгак ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев