Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар республика ярминкәсендә катнашты

Тәрбиягә бала алган Лениногорск гаиләләре республика ярминкәсендә катнаштылар.

 

Сивачевлар, Галиевлар һәм Кәримовлар гаиләсе Бөгелмәдә узган иҗади эшләр ярминкә-конкурсында катнаштылар.

Бу чара алтынчы тапкыр уза. Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар алыштыручы гаилә институтының абруен арттыра, гаиләнең иҗади сәләтләрен ача, сәләтле һәм талантлы ата-аналарны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны декоратив-гамәли иҗат өлкәсендә ачыклый һәм аларга ярдәм итә.

«Гаилә учагы-илһам чыганагы» дип аталган  республика иҗади эшләр ярминкәсе – конкурсын Бөгелмә шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге янындагы территориясендә оештырдылар. Анда 9 районнан гаиләләр катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев