Лениногорскилылар «Россия чаңгы юлы» акциясенә кушылачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар «Россия чаңгы юлы» акциясенә кушылачак

Чаңгы ярышлары трамплиннар комплексы янында узачак.

Шимбә көнне, 10 февральдә, Лениногорск чаңгы трамплиннары комплексы янында «Россия чаңгы юлы-2024» спорт акциясе узачак.

Чаңгы ярышларына старт  11.00  сәгатьтә бирелә. Ә 10.00 сәгатьтә катнашучыларны терки башлаячаклар.

10.45 - парад ачылыш.

Стартка төрле яшьтәгеләр басачак, төрле номинацияләрдә чаңгы ярышлары уздырылачак.

Белешмәләр өчен телефон: 5-17-54

Бу көнне, 10 февральдә Шөгердәге чаңгы базасы территориясендә дә "Россия чаңгы юлы" ярышы узачак. 12.00 сәгатьтә башлана.

"Музыка, күтәренке кәеф, кайнар чәй, коймаклар сезне көтә", - дип хәбәр итә социаль челтәрдә Шөгер төркеме.

 

 


Нет комментариев