Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сез аралаша беләсезме?

“Әйе”- 2 балл, “кайчакта”- 1 балл, “юк”- 0 балл.

Эшлекле очрашуга әзерләнәсез. Дулкынлану сезне чыгырдан чыгарамы?
Табибка баруны гел соңгы мизгелгә калдырасызмы?
Конференциядә чыгшы ясарга булуыгыз каушатамы?
Таныш булмаган шәһәргә командировкага барырга кирәк, ди. Бу тәкъдимнән баш тартасызмы?
Үз кичерешләрегезне кем белән булса да бүлешергә яратасызмы?
Ашыкканда сорау бирүләре ачуыгызны китерәме?
Өлкәннәр һәм яшьләр арасында проблема тумый калмый, дип саныйсызмы?
Танышыгыз әҗәтен кайтармый йөрсә, исенә төшерергәкыенмыйсызмы?
Кафеда сыйфатсыз ризык китерсәләр, эндәшми кала аласызмы?
Таныш түгел кеше белән сүз башларга ояласызмы?
Озын чиратта түземлегегез җитәме?
Конфликтлы хәлләрдә комиссия әгъзасы булудан куркасызмы?
Кемдер сез яхшы белгән мәсьәләдә ялгыш фикер әйтсә, бәхәскә керми кала аласызмы?
Фикерегезне язмача яхшырак аңлатасызмы?


28-24балл. Сез- үз эчегезгә бикләнгән кеше. Дусларыгыз юк диярлек. Бу, беренче чиратта, үзегезгә читен. Якыннарыгызга да рәхәт түгел. Алар хакына булса да үзгәрергә тырышыгыз.


23-19 балл. Кешеләр белән аралашырга тырышасыз. Яңа проблемалардан курыкмыйсыз. Тик күп халык җирдә үзегезне уңайсыз хис итәсез.


18-14 балл. Сез кызыксынучан һәм шул ук вакытта ипле. Әңгәмәдәшегезне тыңлый беләсез. Аралашырга яратасыз. Тик тавышлы компанияләрне, мәгънәсез сөйләшүләрне өнәмисез.


13-4 балл. Сез аралашучан. Үз фикерегезне теманы белеп бетермәсәгез дә әйтәсез. Үзәктә булырга яратасыз.һәркемгә вәгъдә бирәсез, тик азагына җиткерә алмыйсыз. Шуңа күрә җитәкчеләр сезгә сак карый.


4 балдан ким. Сезнең аркада күп низаг чыга. Кеше эшенә кысылмаска өйрәнегез.

фото:/pixabay.com
"Ирек мәйданы"ннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев