Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сез чаңгыда йөрергә яратасызмы? (Фотолар)

Районыбызда спорт яраткан, сәламәт тормыш алып баручылар байтак.

Мәсәлән, Иске Шөгер авылында яшәүче Халидә Вилданова күршесе Фәния Мөхәммәтҗанова  белән көн дә берничә сәгать  чаңгыда йөриләр. Ял көннәрендә аларга шәһәрдә яшәүче Лилия Харисова да кушылгач, тагын да күңелле була икән. Әле аларга иптәшкә этләре  Цезарь да ияреп рәхәтләнеп йөри. 

- Шөгер таулары биек, биек булса да мендек! - дип язып җибәргәннәр спорт яратучы шөгерлеләр. Ә сез чаңгыга бастыгызмы? Матур-матур фотолар белән бүлешегез, бергәләп карыйк!

Автор: Зилә Мөдәррисова

Фото: Лилия Харисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев