Лениногорскилылар тракторчы-машинистлыкка имтихан тапшырды (+ фотолар)
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар тракторчы-машинистлыкка имтихан тапшырды (+ фотолар)

Лениногорск политехник колледжда үзйөрешле машиналар белән идарә итү өчен укулар үтте.

Укыганнан соң имтихан тапшырдылар. Имтихан бирүче ир-егетләр теоретик һәм практик өлешне тапшырды. Практик өлештә  А1, В, С, D, E категорияле машина йөртергә укыганнар арасында техника йөртү күнекмәләре тикшерелде. 

Имтиханга 32 кандидат гариза бирде, ә 11е имтиханга килмәде. 19 кеше уңышлы тапшырды.

Ике кеше сынауны үтә алмады, алар өчен тагын имтихан булачак.

 

Илнур Галимов, Лениногорск Гостехнадзор бүлеге баш инженер-инспекторы

фотолар: Илнур Галимов


Нет комментариев