Лениногорскилылар “внедорожник” йөртү өчен имтихан тапшырды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар “внедорожник” йөртү өчен имтихан тапшырды

Лениногорск нефть техникумы юлдан читтә йөрүче моторанспорт чаралары шоферларын укытып чыгарды.

Лениногорск Гостехнадзор бүлегенең инженер-инспекторы тарафыннан имтихан кабул ителде.

Имтиханның теоретик өлеше бинаның укыту кабинетында үтте, компьютерда имтихан билетларына җавап бирделәр.

Практик өлештә кар-сазлыкта йөри торган машина йөртү күнекмәләре тапшырдылар.

14 курсантның барысы да имтиханны уңышлы тапшырган. Тиздән алар АI категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Илнур Галимов, Лениногорск Гостехнадзор бүлегенең баш инженер-инспекторы

фото: Гостехнадзор бүлегеннән

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

 


Нет комментариев