Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар “Хәтер бакчасы” халыкара экологик акциягә кушылдылар

Агач – тормыш символы лозунгы белән шәһәрнең Хәрби дан аллеясында экологик чара узды.


Агач утырту проектын нефтьне комплекслы әзерләү һәм нефтьне кудыру цехының операторы Алина Арсланова тарафыннан «Татнефть» инициативалары конкурсы кысаларында тәкъдим ителде. Әлеге фикерне компания хуплап алды, хезмәттәшләре дә кушылды, шулай ук Лениногорск администрациясе, Туган якны өйрәнү музее булышлык күрсәтте.

“Һәркем үзеннән соң якты эз калдырырга тиеш. Агач утырту – киләчәк буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертү ул. Шундый мөһим чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Бу эштә экологияне саклау ягы да,  ветераннарга, өлкән буынга хөрмәт позициясе дә күренә”, - ди Алина.

Акциядә компаниянең Лениногорскидагы структур бүлекчәләрендә эшләүче яшь хезмәткәрләр дә, шәһәр мәктәпләре укучылары һәм студентлары катнашты. Мемориаль комплекс территориясенә барлыгы 16 төп агач утыртылды.

Агач утыртыр алдыннан “Татнефть” җәмгыятенең экология һәм әйләнә-тирәне саклау идарәсе әйдәп баручы белгече Ринат Мусин теләкләрен җиткерде: “Әлеге чара шәһәр өчен һәм “Танефть-Экология” юнәлеше өчен әһәмиятле. Бүгенге көндә компаниянең экологик программасы әйләнә-тирәне саклау буенча бер меңнән артык проектны үз эченә ала.. Компания 2013 елдан бирле урман утырту проекты белән шөгыльләнә. 2020 елга 7,8 миллионнан артык агач утыртылган, - диде Ринат Мусин.

Әлеге акциядә сирень, триплоидлы усак, каен үсентеләре кулланылды, бу үсентеләрне “Татнефть” җәмгыяте оештырган мәктәп биолабораторияләрендә үстерелгәннәр. Әлеге агач төрләре сеңдерү сәләтенә ия.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экологик акция сад памяти