Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга мартның соңгы атнасына Йолдызнамә

25-31 март аралыгында Ниләр көтә?

КУЧКАР (21.03-20.04)лар атна башында шау-шулы чаралардан ераграк торыгыз.
Үзекгезне тыныч тотыгыз. Бу атнада тиз арада хәл итәргә тиешле мәшәкатьләр килеп чыгарга мөмкин. Эштә дә бик җаваплы бурыч йөкләүләре ихтимал. Шәхси тормышыгыз, проблемаларыгыз турында читләргә ачылмавыгыз хәерлерәк.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар тормышка үзгәрешләр кертергә була. Интуициягезне тыңлагыз: бик күп буталчык мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Кешеләр белән аралашканда, үзегезне иркенрәк тотыгыз. Яңа эш башлаучылар уңышлы башкарып чыгачак. Бөтен энергиягезне хыялыгызны тормышка ашыруга сарыф итегез.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр эш күп булса да, өйдәгеләрне онытырга ярамый. Кәефегез
бик күтәренке түгел, әмма аны башкалар сизмәскә тиеш. Күптәнге планнарыгыз
тормышка ашачак. Ә менә акчаны бераз “кысыбрак” тотарга кирәк булыр.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар шәхси тормышыгыз мактанырлык түгел, үзара мөнәсәбәтләрне ачыклау аны тагын да катлауландыра ала. Аның каравы эштә абруегыз зур. Шуңа күрә бөтен игътибарыгызны эшкә юнәлтсәгез, яхшырак булыр. Тик вакытыгызны дөрес бүлсәгез, барысы да уңышлы һәм җайлы барыр.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар тормышта низаглар, көнләшүләр, дуслашулар да булырга мөмкин. Күперләрне яндырырга ашыкмагыз. Ут кебек гөт итеп кабыну кайчак күңелсез тәмамлана. Планлаштырган эшләрегезнең сез дигәнчә бармавына эчегез пошмасын, атна азагына барысы да җайланырга тиеш.


КЫЗ (23.08-22.09)лар бер-берегезне тәрбияләргә инде соң, бөтенесен ничек бар, шулай кабул иткәндә, яшәү күпкә җиңелрәк һәм рәхәт булачак.”Туры әйткән - туганына ярамаган” дигән мәкаль бу атнада сезгә бөтенләй туры килми. Юл куя белергә өйрәнегез.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр кешеләргә булышу, файдалы булу кәефегезне күтәрә. Җитди мәсьәләләрне хәл мтүне икенче атна калдырып торыгыз. Беренче булырга омытлмагыз, әлегә барыбер килеп чыкмаячак. Эштә тыгыз вакыт.Әмма дә яраткан шөгыль белән шөгыльләнсәгез, файдасы күбрәк булыр. Яэа эшкә урнашу ихтималы зур. Анда йомшак якларыгызны күрсәтергә тырышмагыз, шуннан оста файдаланучылар табылыр да, аннан сезгә авыр булыр.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар тормышыгыз күңелле, анда шатлыклы вакыйгалар, көтелмәгән хәлләр була. Маҗараларга бай атна. Үз көченә ышанучылар уңышка ирешә ала. Күптән күңелегезне тырнап торган сорауга да җавап таба алырсыз.


УКЧЫ (23.11-21.12)лар өйдәге проблемалар, көнкүреш мәшәкатьләре беренче планда. Торак мәсьәләләрен хәл итәргә, ремонт башларга була. Иҗади башлангычлар өчен дә уңышлы чор. Яңа проектларга алынырга да курыкмагыз. Әти-әниегез, туганнарыгыз хәлен белешергш вакыт табыгыз.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр эше командировкалар белән бәйле булган кешеләр өчен уңышлы вакыт. Бу атнада башланган эш уңышлы килеп чыга. Атна уртасы финанс мәсьәләләрен хәл итәр өчен дә уңышлы, эш буенча кызыклы тәкъдим дә килеп чыгарга мөмкин. Кеше сүзен түгел, ә интуициягезне тыңлагыз. Салкын тидерү куркыныч бар.


СУКОЯР (19.01-18.02)лар хисләрне сүз белән түгел, ә эш белән дәлилләргә өйрәнегез. Артык сүз комачаулый гына. Яраткан кешегезгә бүләк әзерли аласыз. Матди хәлнең яхшыру мөмкинлеге бар. Яллар, романтик очрашулар көтә.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар эштә, шәхси тормышта бар да яхшы. Активрак булыгыз, бөтенесе дә үзегезнең кулда. Өйдә бикләнеп утырмагыз, дусларыгыз белән аралашыгыз. Спорт белән шөгыльләнергә,сәләмәтлекне ныгытырга вакыт табарга кирәк.

фото:пиксабай.ком

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев