Заман сулышы

Лениногорскиның "Бриллиант юбилярлары "- Анна һәм Александр Суховлар

Лениногорск муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды.

Анна Сергеевна һәм Александр Ильич бриллиант туйларын билгеләп үтте.

Моннан нәкъ 60 ел элек, Александр Ильич һәм Анна Сергеевна  гаилә корып, Лениногорск шәһәре ЗАГСында никахларын теркәгән булган. Бергә гомер итә башлауларының бриллиант юбилеенда алар янә шунда килделәр. 

Бу истәлекле көнне алар юбилярларның Мактау китабына имзаларын куйдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннегаләмова Суховлар гаиләсен котлап, аларга юбилей таныклыгын тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: