Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның өч предприятиесенә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллану өчен сертификатлар тапшырылды

Мәгариф идарәсенең актлар залында эшмәкәрләр белән актуаль мәсьәләләр буенча эшлекле очрашу узды.

 

Эшмәкәрләргә кече һәм урта бизнес субъектларына төрле проектлар һәм программалар турында мәгълүмат бирелде. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы союзының Лениногорск районындагы вәкиле Марат Габдрахманов чыгыш ясады. Ул Сәүдә-сәнәгать палатасы эшчәнлеге белән таныштырды, партнерлыкның өстенлекләре турында сөйләде.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары турында  Башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Эльмира Яримова сөйләде.  Аннары авыл хуҗалыгы өлкәсендә бизнеска ярдәм итү чаралары, бизнес өчен банк продуктлары турында сөйләделәр.  Эшмәкәрләр сораулар бирделәр.

Очрашу ахырында Рәгать Хөсәенов кече һәм урта эшмәәкәрлекнеы үстерү һәм аңа ярдәм итү – иң мөһим бурычларның берсе һәм аны хәл итүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Эшмәкәрләрнең хакимият белән бүгенге турыдан-туры диалогы бизнес вәкилләренең проблемаларын билгеләү мөмкинлеге бирәчәк, дип ассызыклады ул.

Район башлыгы Лениногорск районының өч предприятиесенә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллану өчен сертификатлар тапшырды. Болар-«Торос-Молоко», «Агропак» , Бәдретдинов Ришат Рәшит улы крестьян-фермерлык хуҗалыгы.

"Логотип урнаштыру продукциянең сыйфатын гарантияли һәм Татарстан тарихын пропагандалый", - дип билгеләп үтте Рәгать Галиәгъзамович.


Мэриянең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев