Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның "Дубки" мәктәп урманчылыгында «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» бәйгесе узды

Лениногорскиның 3 нче мәктәбендә «Дубки» мәктәп урманчылыгы эшләп килә.

Күптән түгел «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» дип исемләнгән бәйге булып узды. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайты хәбәр итә.

Бәйге нәтиҗәләре буенча «Гаҗәеп ашханә» номинациясендә Мария Суслова беренче урынга лаек булган. Икенче урын – Дарья Тимировага, өченче урын Марьяна Манасянга бирелгән.

«Иң отышлы вариант» номинациясендә беренче урынны Тимур Алиев алган. Икенче урын – Рада һәм Руфинә Рәшитоваларга, өченче урын Риана Хаҗиевага бирелгән.

Бәйгедә җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр әзер җимлекләрне Лениногорск урманчылыгы участогына элеп чыкканнар. Укучылар кошларга даими рәвештә азык биреп торачак.

 

Фотолар: https://minleshoz.tatarstan.ru/index.htm/news/2033189.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев