Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәгендә кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс узды
Кәгазьдән кар бөртекләре ясау кәефне күтәрә, Яңа ел рухы тудыра.
Буш вакытны үткәрер өчен әйбәт шөгыль. 19 декабрь көнне Лениногорскидагы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, социаль-реабилитация бүлегендә хезмәт инструкторы А.Р Усманова белән психолог Т.А. Девонина кәгазьдән кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
Мастер-класста өлкән яшьтәгеләр, физик мөмкинлеге чикле булганнар катнашты. Алар бүлектә социаль-реабилитация курсы уза.
Кәгазьдән кар бөртекләре ясау аларга кулларына физик күнегү кебек булды. Фантазияләрен дә эшкә җиктеләр.
"Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев