Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Р.Шиһап исемендәге халык театры режиссеры Мәдинә Сафиуллинаның юбилей кичәсе узды (фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда Р.Шиһап исемендәге Лениногорск халык театры режиссеры Мәдинә Сафиуллина юбилей кичәсен уздырды.

 


Хатын-кызның яшен әйтү килешмәсә дә, әйтәбез: Мәдинә апага – 80 яшь. Ә ул зифа буйлы кызлар кебек. Күз тимәсен! Театрны ярату, образлар тудыру аңа шулай көч-дәрт өсти, күңелен картайтмый, диделәр дуслары юбилей кичәсендә.

Ул үзе дә: “Театрның тузан исенә кадәр яраттым”, - ди. Халык театрында 50 елга якын режиссерлык итү дәверендә, сәхнә аның өенә әйләнгән, театрда уйнаучы артистлар якын туганы кебек аңарга. Лениногорск халык театрының Казан сәхнәләрендә спектакльләр уйнап кайтуында да аның өлеше зурдан. Тамашачылар алар куйган спектакльләрне кабат-кабат сәхнәдә уйнауларын сорый, яраталар, хөрмәт итәләр, димәк. Шулай булмаса, “Хатын түгел, аждаһа” спектакле 70 мәртәбә куелмас иде.

Юбилей кичәсе дә бик матур, күңелле, ямьле узды. Тамашачы аны котларга бик күбәү булып килгән иде.  Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова,  Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова, Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова, «Лениногорскнефть» идарәсе ветераннар советы җитәкчесе Миншакир Нуриев, «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, «Чишмә» берләшмәсе вәкилләре, Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Кичәне Регина Гыйззәтуллина белән Гүзәл Талипова алып барды.

Концертта спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, Мәдинә апа үзе дә катнашты. Мәдәният сарае артистлары, Лениногорск талантлары җыр-моң, биюләр тәкъдим итте.


Юбилей кичәсе турында күбрәк “Заман сулышы”ның алдагы санында укырсыз.

Розалия Мостафина

Зилә Мөдәррисова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X