Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Р.Шиһап исемендәге халык театры яңа премьерага әзерләнә

Лениногорскиның Рәшит Шиһап исемендәге халык театры артистларының бу көннәрдә эшләре тыгыз булды: премьерага әзерләнәләр, репетицияләр ясыйлар. Быел Лениногорск тамашачысына премьера тәкъдим итәчәкләр.


«Чулпан», «Егерме ел үткәч», «Безнең подъезд төбе», “Зөбәйдә адәм баласы” кебек сәхнә әсәрләре белән танылган Шәриф Хөсәеновның “Бирнәле кыз” исемле комедиясен сәхнәләштерергә алынганнар. Спектакльнең премьерасын шәһәрдә шифаханәдә күрсәткәннәр.

Спектакльне сәхнәгә куючы – Гүзәл Талипова һәм Флера Тәхаува. Спектакльнең музыка ягыннан бизәлешен үз эшенең остасы Гүзәл Вәлиуллова башкарган.

Монда биш кеше катнаша. Театрны үзенең икенче өе итеп кабул иткән, театр өчен янып яшәүче Мәдинә апа Сафиуллина бу спектакльдә уйный. Мәдинә апа режиссерлыктан китсә дә, театрны ташламый. Хәер, ул бөтенләй китсә, спектакльләрнең бер чите китек булыр иде. Без бит аны һәр тамашада, һәр спектакльдә күрергә өйрәнгән. Исән-сау булсын да, безне яңа рольләр белән сөендереп торсын.

Шулай ук спектакльдә берсеннән-берсе оста:  Гүзәл Талипова, Флера Тәхаува, Рафис Сөләймановлар катнаша. Ә бишенче артист – ул – Мөгаллимә Сәмигуллина. “Гомер бу театрда уйнарга хыялландым”, дип үзе театр дөньясына килеп кергән.

Тамашачыга “Бирнәле кыз” спектакле 2022 елның февралендә Мәдәният сараенда күрсәтеләчәк. Рәшит Шиһап исемендәге халык театры – безнең көчле коллектив. Ул алга таба яшәвеннән туктамасын иде, сәхнәдә спектакльләр уйналып торсын. 

Лениногорскида драма түгәрәген беренче булып, үзе дә сәнгатькә гашыйк булган егет – Наил Нуретдинов, үз тирәсенә сәхнә сөюче талантлы яшьләрне туплап, вышка монтажлаучылар клубында беренче репетицияләр башлап җибәрә. Сәхнәгә беренче спектакль – “Сайра, сандугач”ны куйганнар. 

Ул 7 ел Лениногорскида эшләп, аннан Түбән Камага киткән. Ул салып калдырган эздән бик күп артистлар үткән, Лениногорск тамашачысы халык театры тарафыннан шактый спектакльләр карап хозурланды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X