Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның сугыш ветераннары Җиңүнең 76 еллыгына түләүләр алачак

Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе Бөек Ватан сугышының 76 еллыгы уңаеннан, түләүләрне башкаруга кереште.

 

 

Бер тапкыр түләнә торган 10 мең сум күләмендә акча Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына (1941 -1945 еллардагы сугышта турыдан-туры катнашы булганнарга)  апрель аенда түләнә башлаячак.

-    Лениногорск шәһәре һәм районында әлеге түләүләрне 21 ветеран алачак, - ди Лениногорск Пенсия фонды идарәсе начальнигы Айгөл Исламова. – Шуларның дүртесе – Бөек Ватан сугышы инвалиды, калган 17се – сугышта катнашучылар. Түләү алу өчен гариза язарга кирәкми, Пенсия фондында булган мәгълүматлар аша түләнәчәк, - ди ул.

Исегезгә төшерәбез: Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бер тапкыр түләнә торган акча Россия Президенты В. Путинның 2019 елда, 24 апрельдәге Указы нигезендә башкарыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев