Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның татар телендә белем бирүче укытучылары грант алу буенча бәйгедә катнаша ала

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә укыта торган педагоглар өчен грантка бәйге игълан итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Бәйге татар телендә белем бирүнең сыйфатын арттыруны стимуллаштыруга, мәктәп укучылары белән эшне оештыруга инновацион алымнар таратуга, талантлы укытучыларга ярдәм итүгә, шулай ук туган телдә укытуның нәтиҗәле педагогик тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән», — диделәр министрлыкта.

Бәйгедә бер яки берничә фәнне татар телендә укыта торган беренче яки югары квалификация категориясендәге укытучылар катнаша ала. Аерым алганда, математика, информатика, химия, физика, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, татар теле, физкультура, җыр, технология, тормыш иминлеге нигезләре фәннәрен укытучылар катнаша ала.

Моннан тыш, грантка балаларга татар телендә белем бирә торган һәм һөнәри эшчәнлектә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән башлангыч сыйныф укытучылары да дәгъва итә ала.

Педагоглардан гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә. Бәйге комиссиясе аларны 2-4 декабрь көннәрендә караячак. Ә 7-9 декабрьдә грант бирү яки грант бирүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.

Бәйге шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга була.

 

https://tatar-inform.tatar/news/science/21-11-2020/tatarstanda-tatar-telend-belem-bir-che-ukytuchylar-chen-grantka-b-yge-ig-lan-itelde-5787216

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев