Заман сулышы

Лениногорскиның туган якны өйрәнү музее күчмә күргәзмә тәкъдим итә

Туган якны өйрәнү музее 1 февральдән 25 майга кадәр “Сугыш белән өтелгән юллар” («Строки, опалённые войной») исемле күчмә күргәзмә тәкъдим итә.

 

 

Бу хакта музей Вконтакте челтәрендә хәбәр итә.

Биш баннерда якташларыбызның фронттан язган хатларының күчермәләре урнаштырылган. Хат авторлары арасында Советлар Союзы Геройлары да бар. Зурайтып ясалган хатлардан балалар үзләре дә укый алу мөмкинлеге бар.

Баннерларда шулай ук солдатларның фотолары да бар.

Реклама

Мондый күчмә күргәзмә һәрбер уку йорты учреждениесенә килә ала. Белешмә өчен телефон: 5-05-91

 

Фотолар: https://vk.com/public35678318

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: