Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Үзәк балалар китапханәсендә гаилә конкурсы үтте (ФОТОлар)

8 март - язгы бәйрәм алдыннан шәһәрнең Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Барысы да гаиләдән башлана» дип исемләнгән гаилә конкурсы узды.

Конкурста 2 нче урта мәктәпнең 1Б сыйныф укучылары һәм әти-әниләре катнашты. Катнашучылар өчен җан атарга әбиләр, бабайлар килгән иде. Жюри игътибарына «Гаиләнең визит карточкасы»,  «Гаилә ризыгы», «Әкиятләр, могҗизалар һәм тылсым дөньясында» викторинасы, «Картинаны җанландыр» конкурс биремнәре тәкъдим ителде. Шулай ук тамашачылар өчен «Хыялыңдагы өйне яса», «Мин - принцесса», «Эрудит» конкурслары әзерләнде. «Гаилә китап зирәклеген туплый алачак» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Барысы да бүләкләр алдылар, чара чәй өстәле артында тәмамланды. Әлеге чарада 50 кеше катнашты.

фото:http://leninogorsk.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев