Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның гармунчы егете вафат

Юлтимер авылында Ринат Харрас улы Вилданов вафат. Апас районында туып, гомеренең күп өлешен Лениногорскига багышлаган кеше иде ул. Күп еллар колхоз рәисе булып торды, шәһәрдә халыкны тукландыру өлкәсендә эшләде, авыл җирлеге депутаты иде. Шәһәр һәм райондагы әдәби чаралар аның гармун моңыннан башка үтмәде, "Чишмә" берләшмәсенең актив члены булып, төрле очрашуларда...

Юлтимер авылында Ринат Харрас улы Вилданов вафат.


Апас районында туып, гомеренең күп өлешен Лениногорскига багышлаган кеше иде ул. Күп еллар колхоз рәисе булып торды, шәһәрдә халыкны тукландыру өлкәсендә эшләде, авыл җирлеге депутаты иде.

Шәһәр һәм райондагы әдәби чаралар аның гармун моңыннан башка үтмәде, "Чишмә" берләшмәсенең актив члены булып, төрле очрашуларда катнашты, үзе өчен шигырь, мәкалә язды.

Ринат Харрасович якташларыбыз күңелендә озак сакланыр. Аны бүген көндезге бердә Юлтимер зиратына җирлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев