Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Түбән Чыршылы мәктәбендә конференция

Түбән Чыршылы мәктәбендә Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 155 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. 25 нче гыйнвар көнне Түбән Чыршылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә республикакүләм Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 155 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы булып узды. Республикабызның төрле шәhәр hәм район мәктәбеннән килгән укытучылар, укучылар үзләренең бөек галим турында...

Түбән Чыршылы мәктәбендә Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 155 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.

25 нче гыйнвар көнне Түбән Чыршылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә республикакүләм Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 155 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы булып узды. Республикабызның төрле шәhәр hәм район мәктәбеннән килгән укытучылар, укучылар үзләренең бөек галим турында эзләнү-реферат эшләре, видеоматериаллар белән катнаштылар.

Тагын да куандырганы, килгән кунаклардан, шушы төбәктә һәм Республикада 1970-1980 елларда иң беренчеләрдән булып Ризаэддин Фәхреддин исемен ишеттерүче, аның гаиләсе белән үзләре исән чагында ук элемтәдә торучы, шул турыда, фәнни нигезләп, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүче филология фәннәре кандидаты, доцент, Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре Шаhиев Рәфкать Ширияздан улы чыгышы, авыл советы рәисе Хайруллина Нурия Яхъя кызының "Чыршылы чоры" эзләнүләре нәтиҗәсен тәкъдим итүе, Риза Фәхретдинның абыйсы Минhаҗетдин оныклары Таhир Гайнетдин улы, Гөлназ Шәрәфетдин, Фатыйма Дусаева, белән очрашу бик кирәкле hәм кызыклы мәгълүматлар бирде.

Мәктәбебезнең кечкенә сыйныф укучыларыннан алып барлык укытучылар коллективы кунаклар алдында Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча тирән эчтәлекле чыгышлар күрсәтте.
Яңа Гасыр телевидениесенең "Манзара" тапшыруы кичәнең барышын, килгән кунаклар hәм авылдашлар белән очрашуны үзләренең язмаларына тупладылар.
Бөек шәхес үрнәге, тәрбия турындагы фикерләре барлык катнашучылар күңелендә онытылмаслык урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция