Лениногорскиның «Дала» заказнигы сирәк очрый торган үсемлек- хайваннарны саклап калуга булыша
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Дала» заказнигы сирәк очрый торган үсемлек- хайваннарны саклап калуга булыша

14 октябрьдә - Россиядә тыюлыклар өлкәсендә эшләүчеләр көне.

Лениногорск районы территориясендә урнашкан төбәк әһәмиятендәге "Степной" - "Дала" дәүләт табигать комплекслы заказнигы (А.Щеповских исемен йөртә) бу датага турыдан-туры бәйле. Инде 25 ел буе заказник хезмәткәрләре саклана торган табигатьне яклый.

Гомуми мәйданы 5800 гектар булган «Степной» заказнигы территориясендә сирәк очрый торган, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар популяцияләре сыену урыны тапкан. Заказник территориясендә республикадагы иң зур Европа байбаклары колонияләренең берсе яши.

Әлеге учреждение җитәкчесе Фәрит Динмөхәммәтов сүзләренчә, табигатьне саклау режимы табигатьнең тигезлеген сакларга, урман-дала экосистемаларының хуҗалык эшчәнлеге басымы астында юкка чыгуына юл куймаска мөмкинлек бирә.

Чирек гасыр эчендә заказник хезмәткәрләре 6459 рейд үткәргән, административ хокук бозулар турында 430 беркетмә төзегән.

Заказник эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе –  яшь буынны тәрбияләү, табигатьне яратучы балаларда экологик фикерләүне формалаштыру. «Степной» хезмәткәрләре  инспекторлар гына түгел, ә үз эшләренә бирелгән остазлар да.

"Безнең аудиториябез - Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә һәм Чирмешән районнарындагы барлык мәктәпләр, балалар бакчалары, урта һөнәри һәм югары уку йортлары. Экологик-агарту эшләре нәтиҗәсендә укучылар ел саен республика күләмендәге "Парклар маршы" һәм "Я и Красная Книга" бәйгеләрендә призлы урыннар яулый", дип сөйли Фәрит Нургалиевич.

Нәниләр өчен уеннар һәм викториналар үткәрелә, яшүсмерләр өчен видеофильмнар төшерелә һәм экскурсияләр оештырыла, ә студентлар белән табигатьне саклау законнарына кертеләчәк төзәтмәләр турында фикер алышалар.

Заказникның 25 ел эчендә бик күп дуслары барлыкка килде: мәгариф учреждениеләре командалары, волонтерлар, җирле халык. Безнең өчен, тыюлык эше кешеләре өчен, бу - төп казанышыбыз. Чөнки кыргый флора һәм фаунаны саклау дәүләт эше генә түгел, безнең һәрберебезнең эше. Экологик иминлек һәм киләчәгебез дә шуңа бәйле.

  • Белешмә
  • Татарстанда федераль әһәмияттәге махсус сакланылучы табигать территорияләре:"Идел-Кама" тыюлыгы һәм "Түбән Кама" милли паркы, шулай ук 32 заказник эшли. Республикадагы табигать-тыюлыклар фонды барлыгы 464,99 мең гектар мәйданны биләгән 194 махсус сакланылучы табигать территориясен берләштерә. Биредә табигать комплексларын, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен оптималь шартлар тудырылган.

 


Нет комментариев