Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның яшь йолдызчыклары «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зональ этабында уңышларга иреште (+җиңүчеләр исемлеге, фотолар)

Бөгелмәдә республика телевизион фестиваленең зональ этабы узды.

Фестивальдә Татарстанның 6 районнан: Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт,  Ютазы, Азнакай, Баулыдан 1 мең 300 катнашучы җыелды, дип хәбәр итә Лениногорск Мәдәният идарәсе.

Лениногорскиның иҗат коллективларыннан 100дән артык яшь йолдызчыклар әлеге фестивальдә талантларын күрсәттеләр, уңышларга ирештеләр. Яшь талантлар 3 көн дәвамында 4 номинация буенча чыгыш ясадылар.

25 февральдә исә фестивальнең гала-концерты булды.

Вокал номинациясендә беренче урынны  Орехова Арина алды (җитәкчесе Илсөяр Федюкевич).

Ибатуллин Кәрим - II урын (җитәкчесе - Федюкевич Илсөяр)

Сагидуллин Степан - II урын (Федюкевич И.И.)

"Кояшкай" вокаль ансамбль - II урын ( Галимова Рәмзия)

"Сәрвиназ" вокаль ансамбль - II урын (Галимова Р.)

"Татар егетләре" вокаль триосы - III урын (Галимова Р.)

Касимов Булат - III урын (Федюкевич И.И.)

Тазиева Эмилия - номинация "За волю к Победе!" (Галимова Р.)

Конферанс номинациясендә Амалия Габдурахманова беренче урында (җитәкчесе Неля Чубатова)

Дамир Динекаев - II урын (Чубатова Н.Т.)

Трио: Д.Сираев, А.Андреев, Д.Салихов - II урын (Чубатова Н.Т.)

Зиганшин Марсель – махсус призга ия булды (Чубатова Н.Т.)
Дуэт И.Ерофеенко һәм Р.Апаков – махсус призга ия булды (Чубатова Н.Т.)

«Хореография» номинациясендә “Империя” үрнәк бию ансамбле фестивальнең махсус призына ия булды.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең супер-финалы Казанда 13 апрельдән 17 апрельгә кадәр узачак. Финалга узучы яшь йолдызчыкларга уңышлар телибез.

 

фотолар: Лениногорск мәдәният идарәсе

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев